Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 253 миллион 790 мең сум салым булмаган табыш керде

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән ике аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-апрель айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 253 миллион 790 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 87,85 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 29,28 миллион сум - план 50,5 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 16,27 миллион сум – план 34,2 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 103,34  миллион сум – план 163,8 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 7,36 миллион сум - план 23,7 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 49,36 миллион сум табыш кергән– план 87,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 47,41 миллион сум – план 158% ка үтәлгән;

җир сатудан – 0,78  миллион сум акча кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International