"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Ленино-Кокушкино авылындагы гомуми мәйданы 156,3 кв. м булган күбек склады, 302 кв.м янгын куркынычсызлыгы бинасының икенче каты, 4500 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге;
Котлы Бүкәш авылындагы 40,9 кв.м мәйданлы гараж;
Шәмәрдән авылындагы 2500 кв.м мәйданлы җир кишәрлегенең кулланылышта булмавы ачыкланды.
Моннан тыш Казан шәһәренең Х. Такташ урамындагы бүлмәләргә оператив идарә хокукы теркәлмәве;
Нурлат авылынындагы 60 кв.м мәйданды склад бинасы дәүләт милке Реестрына кертелмәве ачыкланды. Гомуми мәйданы 1142,4 кв.м 6 күчемсез милек объектының рөхсәтсез кулланышка бирелгән. 8 җир кишәрлегенә даими куллану хокукы теркәлмәгән.