ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

2016 елның 3 июне, җомга

       2016 елның 2 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.

       Аттестацияләнүдә 8 дәүләт хезмәткәре катнашты.

       Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, хезмәткәрләр норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирәләр.

       Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International