Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2016 елның 3 июне, җомга

       2016 елның 2 июне көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Мөлкәт идарәсенең аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге нең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 4 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча Мухаметханова Илзирә Ирек кызы җиңеп чыкты.

Җиңүчене яңа хезмәт вазифасы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International