Сабантуй мәйданы быел аеруча матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Үзәк трибуна янындагы түбәтәй кигән татар бабае гына үзе ни тора! Ул чын кешегә охшаган, аның янына килеп фотога да төшүчеләр күп булды. Татарстанныкын гына түгел Россияне дә милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Мәйданга хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлеге башлыклары,фермерларны Сабан туена җыелган халык кул чабып каршы алды..Сабантуй мәйданында –элеккеге игенче тормышы, җир, су, һава һәм табигатькә багышланган театральләштерелгән музыкаль күренешләр күрсәттеләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Калтак, Каран Азик, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, урта уку йортлары, башка мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар. Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия рәисе Илгизәр Шагалиев Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм узган елгы Сабантуйның Минзәлә районы буенча абсолют батыры Ришат Гайнетдиновка тапшырды.
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Сабан туеында катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. “Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Акберов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Язгы кыр эшләрен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре, авылларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Люзия Мәрдамшина(Бикбау), Рөстәм Шәрәфетдинов(Иркәнәш), Фазыл Мәүлин(Урыс)авыл җирлекләре җиңүче дип табылдылар, җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде. Районның быелгы кыр батыры булып икенче ел рәттән танылган“Мензелинские зори” агрофирмасының Калморза хуҗалыгы механизаторы Зиннур Гыйлфановка ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. Шундый ук министрлыкның Рәхмәт хатлары белән Альбина Галиуллина(Калинин), Радик Хабибрахманов(Николаевка), Әскат Әхмәтов, Илшат Шәйхразиев(Вахитов), Дания Шакирова(Куйбышев), Сергей Волков(Мәлкән), Наталья Колбина һәм Мөнир Муратов(Якты юл), Фәнҗия Сәлимгәрәева(Заиковский) бүләкләнделәр. Район Советы депутаты Эдуард Кузнецовка Минзәлә шәһәренең мактаулы граҗданы исеме бирелде.Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаганнан соң кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар. Ат ярышлары дигәннән, ат чабышына старт бирелде. Атлар дәррәү алга омтылды. Арада ат белән берегеп Калкан исемле атта Анна Самаркина да чаба. Халык арасында: “Менә бу җайдак ичмасам. Булдырачак!-дигән сүзләр ишетелде. Әллә халыктан куркып, әллә күз тиде,әллә икенче ат кысрыклап ат иярләгән хатын-кыз болышта егылып төшеп калды. Халык “аһ” итте. Ат башка атлардан калмаенча чапты да чапты, барыбер өченче булып килде. Шушы дулкынландыргыч ярыш халыкның күңеленә кереп калды. Менә бит атларда да ярыш гаме һәм җиңү тәме була икән.
Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү,капчык киеп йөгерү,катыктан акча эзләү,суда балык тоту,авыш баганага менү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты.Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: төрле дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат ярышлары үтте. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.
Сабантуйга килүчеләр татар-башкорт милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда милли көрәштә яшьләр арасында Илдус Мияссаров, кунаклар арасында Илнур Камалов, Ә Минзәлә районы буенча Ришат Гайнетдинов абсолют батыр булып калдылар. Алар өчесе дә Кадрәк җирлегендә тәрбияләнгән көрәшчеләр, менә бит беркайчан да сынатмыйлар.
Сабантуйда яше-карты рәхәтләнеп ял итте: ат чабышларын, милли көрәшне карады,төрле кызыклы уеннарда катнашты, истәлеккә бүләкләр һәм якты тәэсоратлар алып таралышты.
Район авылларышда һәм шәһәребездә үткән бәйрәм хакында Мензеля ру сайтыннан фотолар карагыз.