Евразия икътисад союзы илләренең дәүләт структуралары һәм бәяләүчеләр берләшмәләре вәкилләре белән очрашу үтте

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Россия бәяләүчеләр җәмгыяте оештырган “Евразия икътисад союзы кысаларында бердәм базар хезмәте формалаштыру буенча проблемалы сораулар” Бәяләүчеләрнең I Халыкара форумы кысаларында ТР Бәяләүчеләр союзы белән берлектә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Евразия икътисад союзы илләренең дәүләт структуралары һәм бәяләүчеләр берләшмәләре вәкилләре белән очрашу үтте.

Очрашу барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәрит Мусин һәм Бәчләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова  мөлкәт белән идарә итүдә дәүләтнең эшмәкәрлек белән хезмәттәшлеге турында чыгыш ясадылар.  Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин . министрлык эшчәнлегенң төп юнәлешләре белән таныштырды. Иннополис, ОЭЗ "Алабуга", Свияжск мультимодаль логистик комплексы, "Москва-Казань" тизйөрешле тимерюл магистрале төзү кебек зур масштаблы   логистик и инновацион проектлар турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International