22.06.2016 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта 6 оешма: “Урман транспорт компаниясе” ААҖ, “Татарстан Республикасы корпорациясе үсеше” ААҖ, “Ак Барс основа” ААҖ, “Алгоритм” кунакханәсе” ААҖ, Җылылык һәм энегочелтәрлә” ДУП, “Милли сәүдә маркасы” ДУП финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
“Татарстан Республикасы корпорациясе үсеше” ААҖ, “Ак Барс основа” ААҖ, “Алгоритм” кунакханәсе” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре табыш китермәве билгеләнелде. “Татарстан Республикасы корпорациясе үсеше” ААҖ 1 663 мең супм зыян китергән, “Ак Барс основа” ААҖ 2015 ел һәм 2016 елның 1 кварталына канәгатьләнмәслек дип табылган, 2016 елның 1 кварталыга җәмгыять 777 мең сум зыян китергән; “Алгоритм” кунакханәсе” ААҖ 1 квартал нәтиҗәләре буенча 683 мең зыян китергән. Җәмгыятьнең бу зыяны сату кимү белән аңлатыла, җәйге сезон булунв исәпкә алып август аенда финанс эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләр бирер дип көтелә.
“Милли сәүдә маркасы” ДУП 2016 елның 1 кварталында табыш китергән. Ел дәвамында перспективалары уңай. Зур азык-төлек сәүдә итү предприятиеләре белән килешмәләр төзелгән. “Урман транспорт компаниясе” ААҖ чиста табышы 150 мең сум тәшкил итә. Бурычлар юк.