2016 елның 28 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «IPEK SA» швейцария компаниясе белән берлектә Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә гаилә тибындагы күп профильле реабилитацияләү үзәге төзү максатыннан яңа җәмгыять булдыру сораулары буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Балалар республика клиник хастаханәсе, «IPEK SA» швейцария компаниясе вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының югары технологик сәламәтләндерү учреждениесе базасында заманча инновацион технологияләр кулланып гаилә тибындагы күп профильле реабилитацияләү үзәге төзелеше проекты күрсәтелде.
Киңәшмә катнашучылары тарафыннан бу проектны башкару механизмнары каралды.