ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2016 елның 1 июленә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2183 сату-алу эше буенча 1205 мөрәҗәгать каралды, шуларның 826 сату-алу эше башкару буенча әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1357 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.