Карабашка килүгә үк Тсеминарда катнашучылар кайбер предприятиеләрнең, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының (КФУ), «РИТЭК» АҖнең һәм башкаларның мәгълүмат стендларын карап чыктылар. Монда предприятиеләрнең нефть чыгару тармагында файдаланылучы алдынгы технологияләре, шулай ук скважиналарны эксплуатацияләүдәге, яңа ятмаларны эшкәртүдәге, шул исәптән үзлелеге югары нефть чыгарудагы, яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Аерым алганда, Наил Маһанов белдергәнчә, «Татнефть» төркемен капитализацияү 2025 елга икеләтә артачак.
Нефть саммиты-2016да Россия Табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнаша.