"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасында законсыз рәвештә киң таралган казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче карьерларны ачыклау максатыннан Тәтеш, Алабуга, Югары -Ослан, Саба, Питрәч, Әтнә районнарындагы җир кишәрлекләре тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча законсыз рәвештә файдаланылган карьерлар турында материаллар тиешле дәүләт органнарына җибәрелде.