Татарстан Республикасында өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә25 515 җир кишәрлеге бирелде

2016 елның 22 июле, җомга

       2016 елның 20 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 37 087 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 8 425, Яр Чаллы шәһәрендә – 4 919 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 29 913 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 935, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 25 515 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 75,84 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International