2016 елның 27 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 37 105 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 8 443, Яр Чаллы шәһәрендә – 4 919 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 29 913 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 935, Яр Чаллыда -2 622 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 25 517 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 75,84 % тәшкил итә.