Татарстан Республикасында сәнәгать парклары булдыру – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы игътибары үзәгендә

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген, 2016 елның 3 августы көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында сәнәгать парклары булдыру соравы буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмә эшендә ТР Икътисад министрлыгы, ТР инвестицион үсеш агентлыгы, Яр Чаллы башкарма комитеты, Чүпрәле, Кукмара муниципаль районнары, “Нократ” һәм “Теләче” сәнәгать паркларының идарәчелек компанияләре вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмәдә идарәчелек компанияләре һәм сәнәгать парклары резидентларына җир кишәрлекләре бирү сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International