Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 591 миллион 410 мең сум салым булмаган табыш керде

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән 7 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-июль айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 591 миллион 410 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 204,73 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 46,26 миллион сум - план 79,8 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 29,78 миллион сум – план 62,6 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 330,83  миллион сум – план 524,5 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 41,28 миллион сум - план 132,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 49,36 миллион сум табыш кергән– план 87,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 78,94 миллион сум – план 263,1% ка үтәлгән;

җир сатудан – 1,7  миллион сум акча кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International