ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җитәкчелек иткән Минзәлә муниципаль районына эш төркеме составында сәфәр кылды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

12 август көнне эш төркеме республиканың Минзәлә районында булып, максатчан программа кысаларында төзелгән ике социаль  объектны ачуда катнашты. Эш төркемен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде.

Сәфәр Әтрәкле авылыннан башлады. Татарстан парламенты башлыгын әлеге сәфәрдә Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Әтрәкле халкының төп шөгыле – терлекчелек. Ике хуҗалыкта гына да 4,5 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Яңа ачылган фельдшерлык пункты авыл халкы өчен бик мөһим. “Ул эре мөгезле терлекнең баш санын арттырырга ярдәм итә, - дип саный Әтрәкле ветеринария пункты мөдире Илгизәр Камалов. - Хәзер үк тә хуҗаларның күбесе терлекне сирәк чала, яшь терлекләр үрчетү белән шөгыльләнә”. Әлеге пункт исә 18 авыл терлегенә һәм «Заиковское» белән «Николаевское» кебек эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтәчәк.

Калтак авылына кадәр ТР Дәүләт Советы башлыгы яңа асфальтланган юлдан узды. Әлеге уңайлык авыл халкының инде күптәнге хыялы булган. Бу авылда Фәрит Мөхәммәтшин фельдшерлык-акушерлык пункты ачты. “Республикада 350ләп модульле ФАПлар файдаланышка тапшырылды, ә район буенча алар - 10. Тулаем алганда, Татарстанда медицина бик югары дәрәҗәдә, Казанда бик катлаулы медицина операцияләре ясыйлар. Ләкин ул менә мондый авыл медпунктларын, беренчел медицина звеносын алыштырмый, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. – Авылларда, кешеләр китәргә теләмәсен өчен, бөтен шартлар да булдырылырга тиеш”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International