Агымдагы елның 18 августы көнне үткән ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы запрослары буенча республиканың муниципаль берәмлекләрендәге җир кишәрлекләренең базар бәясе турындагы җиде исәп-хисабына карата экспертларның һөнәри фикерләре каралды һәм расланды.
ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы белгечләре фикеренчә, исәп-хисаплардагы төгәлсезлекләр һәм хаталарның кабатлануы сәбәпле бәяләүчеләр буенча үзкөйләнелешле бәяләүчеләр оешмаларга билгеләнгән тәртип буенча шикаятьләр белән мөрәҗәгать итү мөһимлеге бар.