2017 елның 1 гыйнварыннан башка сроклар билгеләнгән нигезләмәләрдән кала «Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының беренче бүлегенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 03.07.2016 № 315-ФЗ Федераль законы гамәлгә керә.
Федераль закон тарафыннан РФ Гражданлык, Шәһәр төзелеше кодексына, «Кучемсез милекне дәүләт теркәве турындагы " Федераль закон га «машино-место» билгеләмәсе кертелде, бу мөлкәткә карата дәүләт теркәве үзенчәлекләре билгеләнде.
Яңалыклар шул исәптән машино-место дәүләт кадастры исңбенә кую һәм теркәү, шулай ук өлешләп сатып алуда катнашучылар өчен милекне теркәү үзенчәлекләрен регламентлаштыра.
Моннан тыш, “Ипотека турындагы (мөлкәтне залогка салу)” в Федераль законына да үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә машино-место залогка кертелергә мөмкин милек исемлегенә кертелде.