Республиканың муниципаль берәмлекләренә методологик ярдәм күрсәтү максатыннан 24 август көнне 10.00 сәгатьтә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә итүне камилләштерү сораулары буенча “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. “Түгәрәк өстәл” утырышында ТР буенча Росреестр, суд хакимияте органнары, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР буенча Росреестр, ТР буенча кадастр һәм картография, дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе белгечләре муниципаль берәмлекләр вәкилләренең күп төрле сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар җир кишәрлекләрен, күчемсез милек объектларын теркәү, аукционнар үткәрү, җир уишәрлекләрен һәм мөлкәтне арендага бирү һәм палаталарның практик эшчәнлекләрендә очрый торган башка сорауларга кагылды.