2016 елның 25 августы көнне “2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ ягулыгы базарын үстерү” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында министрның беренче урынбасары С.А. Демидов рәислегендә видеоэлемтә режимында республика территориясендә газ ягулыгы бирү инфраструктуралары объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Арча, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Менделеевск муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, Яр Чаллы шәһәре МБ һәм Казан шәһәренең “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Хөкүмәте тапшырган эш нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан газ ягулыгы бирү инфраструктуралары объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирүне яраклаштыра.
Җирле үзидарә органнары һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ бердәм эш нәтиҗәсендә 2016 елныд июне ахырында Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләрендә автомат газ бүлү станцияләре эксплуатацияләүгә тапшырылды. Шулай ук 2016 ел ахырына Алабуга, Азнакай, Алексеевск, Лениногорск, Казан шәһәрләрендә шундый станцияләр ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта Зәй, Нурлат шәһәрләрендә кирәкле җир кишәрлекләрен формалаштыру, Әлмәт шәһәрендә кадастр исәбенә кую эшләре башкарыла.