ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2016 елның 1 сентябренә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2808 сату-алу эше буенча 1653 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1059 сату-алу эше башкару буенча әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1749ы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.