ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләре тикшерелде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

I. Файдаланылмый торган дәүләт милке:

- Казан шәһәренең Шмидта урамындагы бинада гомуми мәйданы 500 кв.м. бүлмәләр;

- Казан шәһәре, Кызыл Позиция урамындагы гомуми 66,1 кв.м мәйданы гараж;

- Казан шәһәре, Толстой ур, гомуми мәйданы 63,7 кв.м гараж боксы;

- автомобиль УАЗ 3962.

II. мөлкәткә хокукны теркәү һәм межалау  булмау:

- 2 къчемсез милек  объектына учреждениенең оператив идарә итү хокукы теркәлмәгән ;

- Казан шәһәрендәге 7 җир кишәрлеге Татарстан Республикасының дәүләт милке Реестрына кертелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International