Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 582 миллион сум салым булмаган табыш керде

2016 елның 9 сентябре, җомга

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-август айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 582 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 201,47 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 52,78 миллион сум - план 91 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 33,22 миллион сум – план 69,8 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 324,29  миллион сум – план 514,1 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 41,28 миллион сум - план 132,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 49,36 миллион сум табыш кергән– план 87,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 79,21 миллион сум – план 264% ка үтәлгән;

җир сатудан – 1,7  миллион сум акча кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International