Кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2016 елның 9 сентябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге җитәкчесе вазифасына кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.

Конкурста вакантлы вазифа урынына 3 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп  Евченко Инна Геннадьевна билгеләнелде.

Җиңүчегә эшендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International