ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Автомобильсез көн” акциясенә кушылдылар

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Алтынчы тапкыр инде безнең илдә “Автомобильсез көн” акциясе үткәрелә. Аның ярдәмендә россиялеләргә табигатьне саклау турында искә төшерәләр. Автотранспортның нинди зыян салганын онытырга ярамый. Шул рәвешле кешеләргә бер генә өн булса да фелосипедта яки җәяү йөрергә тәкъдим итәләр. Бу акциядә катнашучылар күп булса, файдасы бик зур булачак.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында да “Автомобильсез көн” акциясенә кушылдылар. Күпчелек хезмәткәрләр бу көнне шәхси автомобильләрен калдырып эшкә җәяү, яки иҗтимагый транспортта килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International