ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы - 2016” йөгерешендә катнаштылар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

       Узган якшәмбе көнне  Казан шәһәренең Үзәк  стадионы янында Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2016” узды. Спорт чарасында барысы 20 меңнән артык шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма, ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.

       Бөтенроссия спорт чарасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.

       Гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әйләнгән бу чарада министрлык хезмәткәрләренең балалары, структур подразделениеләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләре белгечләре һәм җитәкчеләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International