Татарстан Республикасы халкына томотерапия хезмәте күрсәтү максатыннан концессия килешмәсе төзү соравы каралды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 27 сентябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Финанслар министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы халкына томотерапия хезмәте күрсәтү максатыннан концессия килешмәсе төзү соравы буенча киңәшмә үтте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча хезмәт Республика клиник онкология диспансеры кабинетларында күрсәтеләчәк. Киңәшмәдә концессиягә тапшырылырга тиешле кабинетларны тәртипкә китерү сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International