29.09.2016 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта 9 оешма: “ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” ДУП, “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” ДУП, Геоүзәк ДУП, “Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты” АҖ, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” АҖ, “Цифровой технологияләре үзәге” АҖ, “Химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге” АҖ, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләре төбәк инжиниринг үзәге» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Утырышта ТР Икътисад минитсрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнаштылар.
2016 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча 8 оешма табыш югалаткан, эшчәнлекләренең финанс-хуҗалык күрсәткечләре узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда начарайган. Шул сәбәпле һәр оешма эшчәнлегенең зыянга эшләү сәбәпләре ачкланды һәм аннан чыгу юллары каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча бу оешмалар эшчәнлеген ныклы контрольгә алырга һәм мөһим булган очракта аларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен 2016 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча карарга дигән карар кабул ителде.