Узган шимбә, 1 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча акция эле 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт дәвамында Татарстанда барлыгы 350 га мәйдан җиргә чыршы, нарат, карагай, каен һәм башка агачлар утыртылачак.