ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Сергей Демидов каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның үткән 9 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-сентябрь айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 656 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 95,3 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 59,02 миллион сум - план 101,8 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 38,28 миллион сум – план 80,5 % ка үтәлгән;
сервитуттан - ,032 миллион сум – план 80,3 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 324,29 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 41,28 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 49,46 миллион сум табыш кергән– план 98,9 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 140,16 миллион сум – план 86,7% ка үтәлгән;
җир сатудан – 2,87 миллион сум акча кергән- план 151,1% ка үтәлгән.