Узган шимбәдә, 2016 елның 1 октябре көнне, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “ОЛИМПИЕЦ” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.
Ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР Суд департаменты идарәсе һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы командалары белән очрашты.