Кадастр бәясен Росреестрда белергә мөмкин. Шунда ук дәгъваларга да мөмкин

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, Татарстан 2016 елда күчемсез милек объектларына салымны кадастр бәясеннән чыгып исәпләү буенча 28 пилот регионнар рәтенә керде. Кадастр бәясен ТР буенча Росреестр идарәсендә белергә мөмкин. Моның берничә юлы бар.

Әгәр сезгә юридик яктан мөһим булган документ кирәк икән, сез Кадастр палатасына яки күп функцияле үзәкләргә белешмә алу өчен мөрәҗәгать итә аласыз. Мондый белешмә бушлай бирелә. Ләкин белешмәне rosreestr.ru сайты аша алу иң җайлы ысуллардан санала. Кадастр бәясе турындагы мәгълүматлар 5 көн дәвамында бирелә. Азсызыклап үтәбез, ТР буенча Росреестр идарәсе кадастр бәясен үзе билгеләми, ләкин аның бәясенә төзәтмәләр кертергә ярдәм итә ала. Аның өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә кадастр бәясен яңадан карау турында гариза язарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International