ТР Бәяләүчеләр союзы тәҗрибәсе бәяләүчеләр эшчәнлеге буенча регионнар советының бөтенроссия съездында күрсәтелде

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Узган атнада  (13-14.10.2016),  Волгоград шәһәрендә бәяләүчеләр эшчәнлеге буенча регионнар советының беренче бөтенроссия съезды үтте.

Съезд үзкөйләнелешле бәяләүчеләр “Экспертлы совет” оешмасы, башка бәяләүчеләр берләшмәләре, дәүләт милке белән идарә итү буенча регианаль комитет  инициативасы буенча үткәрелде.  Чара катнашучылары җир законнарына кергән үзгәрешләр һәм кадастр бәясенең яңа кагыйдәләре сораулары буенча фикер алыштылар. Хөкүмәт һәм бәяләүчеләр берләшмәләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге, бәяләүчеләрнең квалификацияләрен һәм бәяләү сыйфатын  күтәрү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Соңгы ике сорау буенча ТР Бәяләүчеләр союзы тәҗрибәсе презентацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International