Татарстан Республикасы җитәкчеләренең Татарстан Республикасы бюджеты каршында оешмаларның бурычларын азайту турындагы йөкләмәсе буенча бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булды. Комиссия утырышында гомуми суммасы 12 млн. сум булган 13 оешма каралды.
Оешмалар белән эш нәтиҗәләре буенча сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы бюджетына 14,5 млн. сум күләмендә бурыч түләнелде.