2013-2015 елларда Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында ятим балаларга бирелгән фатирларны тикшерү

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

  8.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә  2013-2015 елларда Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында ятим балаларга бирелгән фатирларны тикшерү үткәрде.

Районнарда тикшерүчеләргә  ятим балаларга бирелгән 35 фатирның 7 сенә генә керү тәэмин ителде. Нәтиҗәдә фатирлар сакланышы буенча 7 тикшерү акты төзелде.

21.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә  2013-2015 елларда Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында ятим балаларга бирелгән фатирларны тикшерү үткәрде.

Районнарда тикшерүчеләргә  ятим балаларга бирелгән 72 фатирның 10 сенә генә керү тәэмин ителде. Нәтиҗәдә фатирлар сакланышы буенча 10 тикшерү акты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International