Күчемсез милек базарын мониторинглау буенча эш төркеме утырышы

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  ТР Бәяләүчеләр союзы  тәкъдиме буенча күчемсез милек базарын мониторинглау буенча эш төркеме утырышы узды.

Утырыш барышында күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүмат биргән вакытта хезмәттәшлек тәртибе билгеләнде, мониторинг базасын формалаштыру план-графигы расланды.

Шулай ук ТР Риэлторлар гильдиясе һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының берлектә башкарылган мониторингны автоматлаштыру буенча эшчәнлек нәтиҗәләре сораулары каралды.

Эш төркеме утырышында ТР Бәяләүчеләр союзы, ТР Риэлторлар гильдиясе вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минитсрлыгы белгечләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International