2016 елның 27 октябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Буа муниципаль районының Кайбыч һәм Мокросавалеевск халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар ңир кишәрлеге категорияләрен үзгәртү, торак булмаган күчемсез милек торак булганга күчерүгә кагылышлы иде.