Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ йөртүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Озак еллар буенча хезмәте һәм вазифаларына намуслы караган йөртүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ 2 хезмәткәренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мактау грамоталары тапшырылды.