"Матди тәэмин итү" ДБУ тарафыннан аукционда сатылган транспорт чараларын хуҗаларына тапшыру эшләре башкарыла

2016 елның 11 ноябре, җомга

2016 елның 10 ноябрендә ачык рәвештә бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кертү юлы белән 17 транспорт чарасын сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционда "Матди тәэмин итү" ДБУ  оператив идарәсендә булган 13 автотранспорт чарасы гомуми сумма - 1 070 000 сумга сатылды.

Хәзерге көндә "Матди тәэмин итү" ДБУ тарафыннан аукционда сатылган транспорт чараларын хуҗаларына тапшыру эшләре башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International