11.11.2016 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тотышы таләпләрен саклау һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы үтте. Комиссия утырышында антикоррупция политикасы сораулары буенча ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Юрий Лихачев катнашты.
Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан башка оешмага киткән хезмәткәргә вазифаларны башкаруга рөхсәт бирү һәм министрлык хезмәткәренеә Украина территориясендә булган банк счетын ябу буенча чаралар күрү турынданы сораулар каралды.