Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре вәкилләре катнаштылар.
Комиссия эше кысаларында 2016 елга дәүләт вәкилләренең эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгарылды, 2017 елга бурычлар билгеләнелде.
Утырышта дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар вәкилләренә кандидатуралар каралды һәм расланылды.