2016 елның 18 ноябрендә ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында “Татарстан Республикасының аерым законнары актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары каралды.
Проект тарафыннан Татарстан Республикасының 26.12.2015 “ Татарстан Республикасында шәһәр, авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләрен яңадан бүлү турында” ТР Законы № 108-ТРЗ һәм “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законы № 109-ТРЗ 26.12.2015 законнарына үзгәрешләр кертелә.
2017 елның 1 гыйнварыннан 03.07.2016 №334-ФЗ Федераль закон нигезендә дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына бирелә.