Җир законнарына кергән үзгәрешләр буенча укыту семинары үтте

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

       Кичә “Казан Ревьерасы” Кунакханә-күңел ачу комплексында  "Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре: законнар һәм аларны куллану практикасы" темасы буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсе белгечләре өчен укыту семинары  үтте.

Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары  Рөстәм Шәмиев ачты. Кереш сүзендә министр семинарның максималь рәвештә нәтиҗәле үтәргә тиешлеген азсызыклады һәм катнашучыларны семнар эшендә актив катнашырга чакырды.

       Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының профильле белгечләре, муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре, комитеты белгечләре – барлыгы 90 кеше катнашты. Семинар барышында җир законнарына кергән соңгы үзгәрешләр һәм актуаль юридик сораулар каралды. Лекторлар семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International