2016 елның 24 ноябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Апас муниципаль районының Апас һәм Каратун авылы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен теркәү, рөхсәтсез төзелеш, гомуми милек, җир кишәрлекләре мәйданын үзгәртүгә кагылышлы иде.