Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану буенча тикшерү нәтиҗәләре

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы, шулай ук Питрәч муниципаль  районы башкарма комитетларына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

1.  Казан шәһәре, Чуйков ур. гомуми мәйданы 2564 кв.м  җир кишәрлекләре башка оешмага кулланылышка тапшырылган.

II. Файдаланылмый торган дәүләт милке:

-        Казан шәһәре, Чуйков ур. гомуми мәйданы 2564 кв.м  җир кишәрлекләре;

-        2 ВАЗ 21074 автомобиле кулланылышта түгел.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International