Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның киңәйтелгән утырышы

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның 260тан артык бизнесмены, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы сораулары арасында республикада зоналар буенча автоматлашкан бәя системасы булдыру мөһимлге билгеләп үтелде Бу тема буенча ТР Бәяләүчеләр союзы  Эксперт-консультация советы рәисе  Дмитрий Захматов чыгыш ясады.  Ул бу сорауның бәяләүчеләр өчен дә, хакимият органнары өчен дә мөһим булуын билгеләп үтте.

Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның рәсми сайтында утырышының интернет-трансляциясе ссылка буенча карарга мөмкин: http://sovet.tatarstan.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International