2016 елның 10 декабре көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Төзүче” спорт комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да актив катнашты. Министрлыктан команда составында: Мөбарәков А.Г., Миннуллин М.Г., Галиев А.И., Хәбибуллин Т.Р., Нуруллин С.А., Хәсәншин Р.Ш. һәм Абдуллина Л.Р. катнаштылар.