Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану буенча тикшерү нәтиҗәләре

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 7 тикшерү, шулай ук Яңа Чишмә муниципаль  районы башкарма комитетына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

1.     Түбән Кама шәһәре, Химиклар ур.,31 адресы буенча бинада гомуми мәйданы 84,6 кв.м  бүлмәләр, түбәнең бер өлеше антенна урнаштыру өчен, Казан шәһәренең Музыкальный ур., 13 бинасындагы фойеда банкомат урнаштыру өчен урын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка һәм аренда килешмәсе төзелмичә коммерцияле оешмаларга кулланылышка тапшырылган;

2.     Казан шәһәренең Музыкальный ур., 13 адресы буенча күчемсез милек объекты ТР Дәүләт милке Реестрына кертелмәгән;

3.     гомуми мәйданы 66,5 кв.м торак булмаган бүлмәләр кулланылмый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International