Һава торышы шартлары начараю сәбәпле «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ транспорт буенча җаваплы булган җитәкче урынбасары йөртүчеләрне автомобильләрне эксплуатацияләү һәм идарә итү вакытында өстәмә кыенлыкларга әзерләү максатыннан “Начар һәва торышы шартларында юл хәрәкәте иминлеге” темасына инструктаж үткәрелде. Инструктажда төрле һава шартлары (түбән температура, кар яву, бозлавык) торышында автомобильләрне эксплуатацияләү һәм идарә итү вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү сораулары каралды.