Татарстан Республикасында өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итә

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2017 елның 11 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 39 290 дәгъвачы исемлеккә керде. Гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 110 җир кишәрлеге бирелгән. Шуның 2 907 се - 2016 елда.

      Республиканың  ТР торак өлкәсендәге бердәм институт үсеше белән үзара хезмәттәшлеге кысаларында татарстан Республикасына күп балалы гаиләләргә бирү өчен федераль җир массивлары белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылды.

      Казан шәһәре территориясендә Константиновка торак массивында 5 балалы гаиләләргә, Дәрвишләр торак массивында 4 балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International